Ни өчен ир хатынына ут төрткән?
Төрлесе

Ни өчен ир хатынына ут төрткән?

Пермь краенда ир хатынының эшенә килеп, аңа ут төрткән. Бу хәл Соликамскида булган.

Билгесез ир-ат шәһәрнең бер кибетенә керә һәм сатучы хатынга баллончиктан сиптерә. Хатын-кыз качарга тели, әмма ир-ат аны чәченнән тотып ала һәм өстенә яна торган сыеклык сибә.
Бераздан хатын-кыз яна башлый. Кайбер мәгълүматлардан билгеле булганча, ир-ат үзенең элеккеге хатыныннан шулай котылырга теләгән.
Хәзерге вакытта хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә ята. Аның тулысынча бите янган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев