Чыннан да кечкенәдән гаиләдә, туган нигездә күреп үскәннәр киләчәктә тормышыбызда да чагылыш таба шул. Борнак авылында яшәүче Сабировлар гаиләсендә дә шулай ук.
Рифкать абый гомере буе механизатор булып эшләгән, тормыш иптәше Гөлйөзем әлеге хуҗалыкта башта икътисадчы, аннары диспетчер булып хезмәт куйган. Уллары Рөстәмнең бүгенге көндә «Борнак» җәмгыятендә баш инженер булып эшләвенә дә аптырарлык түгел. Оясында ни күреп үссә, шул юнәлештә очыш та алган егет ул. Әти-әни кадерен белеп, алар турында сөйләгәндә күңел җылысы аша аларны тасвирлавы олуг хөрмәт уята. Әлеге гаиләдә хуҗалык эше дип кенә чапмыйча, гаилә кыйммәтләре дә сакланып яшәлгән.
Бүгенге көндә «К-701» тракторын иярләүче һәм заправкада хезмәт куючы Рифкать абый улы Рөстәмгә хезмәт серләрен бик төшемле өйрәткән. Чөнки Рөстәм куйган максатына ирешеп, әти-әнисе, гаиләсе йөзенә кызыллык китермәү өчен тырышып эшләп кенә калмыйча, Сабировлар гаиләсеннән булуы белән дә чиксез горурлана.
Нет комментариев