«Проблемалар юк, булгач, соң була инде ул...»
Төрлесе

«Проблемалар юк, булгач, соң була инде ул...»

Район иҗтимагый советының чираттагы утырышыннан язмамны район прокуроры вазифасын башкаручы Фәрит Шәрифуллинның чыгыш ясаучыга киңәш буларак әйткән шушы җөмләсеннән башларга булдым. Дөрестән дә, гомумән алганда борчылыр урын юк, киресенчә, шөкер итәргә җирлек бар кебек.

Тик... Сүз милләтара, динара мәсьәләләр турында барганда, нигәдер бүгенге вәзгыятьнең бер мизгеллек, бу тынлык-тынычлыкның бик кыйммәт һәм бик тә уалучан икәнен онытырга ярамыйдыр.

- Бу бик четерекле, бик тә җитди мәсьәлә. Кайчакта саксыз әйткән бер сүз, уйламый әйткән бер фикер дә дистә еллар буе барлыкка килгән традицияләрне, тәртипләрне какшатырга, үзгәртергә мөмкин, - диде үз чыгышында әлеге совет җитәкчесе Вакыйф Зәкиев. - Шуңа күрә һәркемнән уяулык, сизгерлек сорала.
Билгеле, быел беренче тапкыр үтүче утырыш иң элек узган елга йомгак ясау белән башланды. "Хәбәрдарлыкны арттыру, төгәлрәге, халыкка дөрес мәгълүматны җиткерү, аларның фикерен өйрәнү, халык һәм җитәкчелек арасында аңлашу, аралашу юнәлешендә соңгы елларда булган матур башлангычларны дәвам итү, бу эшләрдә эзлеклелекне, даимилекне булдыру бик мөһим", - диде совет җитәкчесе. Һәм үзләренең узган ел нәкъ менә халык фикерен өйрәнү, шулардан чыгып, тәкъдимнәрне җитәкчелеккә җиткерү, аларның үтәлешен тәэмин итү юнәлешендә эшләгән кадәресе белән таныштырды.
Аннан соң чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Бүген районыбызда татар, удмурт, урыс, мари милләтләреннән тыш, 8 чуаш, 7 украин, 3 мордва һәм әзербайҗан, әрмән гаиләләре яши икән. Соңгы биш елда күченеп кайтучылар саны да 284тән 341гә җиткән. Аларның саны гына түгел, илләр географиясе дә арткан, 14-19 илдән кайтучылар теркәлгән. "Әлеге мигрантлар белән җирле халык арасында үзара аңлашу бар дип тынычланырга ярамый, гади күзәтүчеләр ролен генә башкарсак, бу тынычлык беренче очракка кадәр генә булырга мөмкин, - диде ул. - Без килеп чыккан конфликтлы хәлләрне чишүне халык үз кулына алырга мөмкинлек калдырмаска тиеш. Чит юнәлешләр интернетны, социаль челтәрләрне бик оста һәм киң кулланган бу чорда без аны үз файдабызга эшләтә белергә тиеш. Гомумән, башка дин, башка милләт кешесенә хөрмәт дигәннең нигезе гаиләдә салынырга тиеш". - Болар Илһам Фидаилевич әйткән кайбер фикер-тәкъдимнәр генә.

Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиевның чыгышы исә 18 авылдан җыйналып укучы татар, удмурт, рус, мари балаларының дус, тату яшәве, һәркайсына үз ана телен өйрәнергә мөмкинлек тудырылу, башка милләт балаларының татар телендә иркен сөйләшүе (Арбор, Пыжмара мәктәпләреннән унынчы-унберенчеләр кушылгач, югары сыйныфлар дәрестән тыш вакытларда күбрәк татарча аралаша башлаган) бүген Татарстандагы һәр район, һәр мәктәп өчен бер дигән үрнәк булырлык. "Бездән еш кына ничек шулай яши һәм эшли аласыз, дип сорыйлар. Еллар буе тупланган тәҗрибә һәм традицияләр ярдәме белән дип җавап бирәм", - ди С.Нурмиев.

Аннан соң чыгыш ясаган Балтач гимназиясе директоры Ринат Мөхәрләмов исә соңгы елларда министрлык тарафыннан тәнкыйтьләнгән бистәдә татар сыйныфлары ачу буенча киләсе уку елына уңай үзәрешләр планлаштырыла дип, сөендерде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, хәтта илкүләм бәйгедә дә зур уңышларга ирешкән Балтач урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Динә Йосыпова сөйләгәннәрне тын да алмый тыңладылар дисәм дә артык булмас. Барысын аңлаешлы, кызыклы итеп сөйли белгән Динәгә залдан бер генә сорау бирделәр: "Кая укырга керергә җыенасың?" "Журналистикага", - диде ул. Телебезне камил белүчеләр бик кирәк бу юнәлешкә, хыяллары чынга ашсын!
Соңыннан иҗтимагый совет әгъзалары 22 апрель көнне Казанда үтәчәк Татарстан Республикасы Халыклары Съездына делегатлар сайладылар.

250

Нет комментариев