Бүген редакциябездә бәйгедә җиңгән райондашыбызга Радик Юльякшин концертларына билетларлар тапшырылды.
Балтач мәдәният үзәгендә узачак Радик Юльякшин концертларына билетлар уйнатып, сайт укучыларыбызны әлеге бәйгенең җиңүчеләре - Кариле авылыннан Илдар Юнысов белән Алинә Хаҗиева белән таныштырган идек инде. Бүген исә аларны редакциябезгә чакырып, тантаналы төстә билетларны тапшырдык. Казанда укуда булу сәбәпле, Алинә билетларны үзе килеп ала алмады, аның өчен туганы килгән иде, билетларны аңа тапшырдык. Шунысы кызык алдагы хәбәрләрдә Алинәне Балтачтан дип таныштырган идек, ә ул Ор авылы кызы булып чыкты.
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә безнең сафлардан аерылмагыз, «Хезмәт» сайты белән бергә булыгыз. Концертларга билетлар уйнату дәвам итә, безнең белән калыгыз!
Нет комментариев