Редакциядә кунакта (фото)
Төрлесе

Редакциядә кунакта (фото)

Шушы көннәрдә редакциябез кунаклар кабул итте.

"Волонтер" иреклеләр үзәге җитәкчесе Эльвира Әхмадуллина җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбендә белем алучы балалар редакция эшчәнлеге, газетаның басмага ничек әзерләнүе белән танышу максатыннан "Хезмәт"тә кунакта булды.
Алар биредә кемнәр эшләвен, хезмәткәрләрнең нинды вазыйфа башкаруын, газетаның ничек дөнья күрүен, сайтның ничек эшләвен күзәтте. Балаларны аеруча газетаны басмага әзерләү моментлары кызыксындырды. Шулай ук заказ буенча документлар әзерли торган зур станоклар да балаларның игътибарын җәлеп итте.

250

Нет комментариев