«Победа» авиакомпаниясендә беренче тапкыр тулысынча нәфис затлардан гына торган экипаж белән рейс ясалды. Самолет Истамбул — Мәскәү маршруты буенча очты, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» басмасы.
Интернет челтәрен кулланучылар бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Кемдер авиасудно бары тик көчле ир-атлар урыны дип санаса, икенче берәүләре бу эшне хатын-кызлар да яхшы башкара алуына шикләнмәвен белдерде.

Нет комментариев