Рәйсә Әбүбакирова: “Хезмәт” белән гомергә
Төрлесе

Рәйсә Әбүбакирова: “Хезмәт” белән гомергә

Безнең гаилә инде озак еллардан бирле район газетасын алдыра.

Мин яшьрәк вакытта үзем дә "Хезмәт" газетасына бик яза идем, хәзер олыгаеп киттем. Газетаның елга бер мәртәбә үз абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатканын да бик көтеп алабыз. "Абунәчеләр көне"ндә газетага язылудан тыш, бүләк тә отабыз. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык. Аздан да күңел була. Киләчәктә газетаның гомере озын, язмалары халыкчан булсын. Хәбәрчеләр хатларына күбрәк урын бирелсә, газетасының дәрәҗәсе тагын да артыр иде дип уйлыйм.

Рәйсә Әбүбакирова
Балтач бистәсе

250

Нет комментариев