Социаль хезмәткәрләр, белгечләр арасында Сабада үткән һөнәри бәйгедән безнекеләр зур җиңү белән кайтты.
Зона ярышларында үз тиңнәре арасында район социаль яклау һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекләреннән Энҗе Корбанова, Ләйлә Низаметдинова, Ленуза Кәбировалар "Иң яхшылар" дип табылды. Алар бәйгенең республика турына үтте. Бүлек мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепьядан социаль хезмәткәр Нина Сидороваларның һөнәри осталыгы да югары бәяләнде.
Фото: http://www.saby-rt.ru/tt/component/k2/item/3340-sotsial-hezm%D3%99tk%D3%99rl%D3%99r-k%D3%A9ch-syinasha.html
Нет комментариев