Салавыч җирлегендә яшәүчеләр иртән-иртүк тавыш бирә (+фото)
Төрлесе

Салавыч җирлегендә яшәүчеләр иртән-иртүк тавыш бирә (+фото)

Бүген референдум.Күпләр үзара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә суларыннан чәйләр эчеп, ремонтланган юллар аша үтеп тавыш бирү участокларына килде.

Салавыч мәдәният үзәгенә җирлектә яшәүчеләр, гадәттәгечә, иртән-иртүк агылды.

Йөзләр шат, күңелләр күтәренке, тавыш бирүләр әйбәт кенә бара. Бюллетеньдә 2019 елда 500 сум үзара салым кертү һәм шул акчага дәүләт ярдәме белән янгынга каршы гидрантлар куйдырту, зират коймаларын ремонтлау, тирә-ягын төзекләндерү, урамнарны ремонтлау кебек эшләр каралган.

Автор фотолары.

 


референдум

Нет комментариев