Самолетка утырдык та киттек балачак иленә
Төрлесе

Самолетка утырдык та киттек балачак иленә

Салкын, озын кышлардан соң килгән беренче яз бәйрәме - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне олылар гына түгел, балалар да аеруча дулкынлану хисе белән көтеп алалар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында зур хәзерлек белән яз бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелә. Балтач бистәсенең 2нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә Халыкара...

Балаларның күңелгә үтеп керерлек җырларын, матур биюләрен бик дулкынланып карап утырдык. Самолетка утырып балачак иленә, мәктәп елларына сәяхәт кылдык, күңелле бәйгеләрдә катнаштык, биедек. Соңыннан балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм бик күтәренке рухта үтте. Бу бәйрәмне оештырган һәм гомумән, балалар белән тәрбия - үсешне үстерү максатында башкарган олы хезмәтләре өчен тәрбиячеләребез Фәридә Әхмадуллинага, Альбина Хаҗиевага ата-аналар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә зурдан-зур унышлар телибез!
Зөлфия Шакирова әзерләде.

Нет комментариев