Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Смартфон ияләре юл-транспорт кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауда катнаша алачак

Тәртип бозучыларны видеороликлар нигезендә штрафка тарта алачаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Киләчәктә әлеге юнәлеш буенча эш башланса, райондашларыбыз моңа ничек карар иде икән? Чөнки юлларда төрле кагыйдәләрне бозучылар белән еш очрашабыз. Аларга карата бернинди алым куллана алмау, шәхсән үземне дә бик борчый. Аннан соң бәлки һәрберебез руль артында утырганда тизлекне куу түгел, ә куркынычсызылык тудырмый йөрүне максат итеп куяр идек.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы юлда кагыйдәләрне бозучыларны уяу гражданнар ярдәме белән, алар төшергән видеороликлар нигезендә, штрафка тартырга тәкъдим итә.

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кулланучы видеороликлар төшерүче һәм ведомствога юллаучы махсус программаны үзендә булдыра ала. Видео төшерү спутник координаталарына бәйле була, шунлыктан роликның төшерү вакытын билгеләп, редакцияләп булмаячак.
Программа ярдәмендә кагыйдәләрне бозу очракларын: тиешсез урында тимер юлын кичү, кызыл утка чыгу, сулга борылган яки тыелган урында борылыш ясау, җәяүлегә яки махсус транспортка, өстенлекле хокукы булган машинага юл бирмәү кебек фактларны билгеләп була.

Әлеге кушымта үзе әзер түгел әле, аны Элемтә министрлыгы әзерли. Ә Эчке эшләр идарәсе тәкъдим иткән төзәтүләр җәмәгатьчелеккә җиткерелде инде.

Россиядә гражданнарны автосөючеләр җаваплылыгына тарту тәҗрибәсе инде бар. Теләге булган һәр кеше Дәүләт автоинспекциясенә кагыйдә бозу фактларын төшереп, гаризасын теркәп җибәрә ала. Әмма анда тикшерүләр, гадәттә, шаһитлар эзләп, шоферның үзен чакыру сәбәпле, шактый вакытны ала. Моннан тыш, Мәскәүдә ("Помощник Москвы") һәм Татарстанда ("Народный инспектор") хезмәтләре эшли, әмма алар буенча штрафлар аз языла.

"Синие ведерки" хәрәкәте координаторы Петр Шкуматов белдерүенчә, юлларда кагыйдә бозу очраклары бик тиз була. Шунлыктан программаны кабызып, төшереп алу мөмкинлеге бик булмый ди. Ул закон проектына салон видеорегистраторлары язуларын куллану мөмкинлеген өстәргә тәкъдим итә. "Алар һәрдаим кабызылган һәм дөрес картинаны күрсәтә", - дип белдерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250