Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Сталин үче” – борщевиклар озын гомерле (фото)

Әлеге баш исеме астында моннан ун ел элек "Хезмәт"тә мәкаләм басылып чыкканы бар. Ул елларда борщевик тәмам азган иде инде. Киңәшмәләрнең берсендә бер авыл җирлеге рәисе басып, пешеп-теткәләнеп беткән беләген күрсәтмәсә, бәлки тагын да тамыр җәяр иде дә бит бу агулы үсемлек, әмма район башкарма комитеты җитәкчесе агуларга, тамырын корытырга...

Бу хакта киңәйтебрәк язган мәкаләне укыган җирле рәисләренең берсе анонимно гына телефоннан да кычкырды әле үземә, агуларга дип язгансыз, елгага якын җирләрне агуларга ярамаганлыгын белмисез мәллә имеш. Әйтерсең лә, борщевик яр буенда гына үсә, силос чокырлары урнашкан участокларны чорнап алып, капка төпләренә, хәтта бакча эчләрендә патшалык итә башлаган иде инде ул. Эшләгәне эшләде, ул чакта Салавыч авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айдар Вәлиев иде, бригадир да ул булды һәм үзенең бригада эшчеләренә борщевик үскән участокларның күп өлешен агулатты, тамырын ук корытып бетереп булмаса да, агулы балтырганнар сирәк күренә башлады. Аның белән зыян күреп, больницага эләккән кешеләр дә күп булды. Бервакыт бер төркем малай-шалайның шул борщевик эчендә кылыч-кылыч уйнаганнарын күрдем, кызып-кызып уйнадылар, нәкъ кинодагы шикелле бит, биек, матур үсентеләр, имеш пиратларга каршы сугышалар, әйткәнне дә ишетмәделәр. Икенче көнне урам тып-тыныч, балалар урыннарыннан да торалмаган, тәннәренең ачык өлешләре суланып, пешеп беткән.

"Сталин үче" дип йөртәләр икән аны. Илнең ферма малларына ашатырга Сталин кйтарткан булган. "Геракл үсемлеге" дә дип йөртәләр. Ничек кенә димәсеннәр, зыяннан башка файдасын күргән юк. Хәзер әнә тагын үрчеп килә. Шеңшеңәр, Нөнәгәр яклрында күп күренә. Шунда гына бәрәңге бакчалары... Бакчаларын баса башлагач эндәшә башларлар әле.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B