Тагын ике балыкчы баткан
Төрлесе

Тагын ике балыкчы баткан

Сулыкларны боз каплаганнан соң булган бу дүртенче очрак инде.

15 еннән 21 ноябрьгә кадәр республикада булган әлеге бәхетсезлек очракларында дүрт кеше һәлак булган, ике кешене коткарганнар. Соңгы ике балыкчы - 1963 һәм 1988 елгы ир-атлар Казанка елгасына балык тотарга киткән булганнар. Кичен өйгә кайтмагач, туганнары һәм күршеләр балык тоту урынына киткән һәм ярда баш киеме белән бияләйләрне генә тапканнар, ә елгада боз ватылган. Коткаручылар өлкәнрәгенең гәүдәсен ярдан 5 метр читтәрәк табалар, ә икенчесе каршы як яр тирәсендә була.
Ел башыннан республика сулыкларында 124 кешенең гомере өзелгән, аларның 7 се балалар. 82 кешене коткара алганнар.
Чыганак: http://almet-rt.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев