Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Республика флагы төсләренә берьюлы 5 объект буялачак.
Караңгылык башлану белән Казан һәм Түбән Кама телебашнялары, гадәттәгечә, Татарстан флагы төсендә 3 чакрымнан артык озынлыктагы гирляндалар кабызачак. Телебашняның биеклеге 180 метр тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстан флагы Казан циркы бинасында һәм Европаның иң зур медиафасадында - «Ак Барс-Арена»стадионында яначак.
Иннополистагы Попов исемендәге технопарк та шулай ук яшел, ак һәм кызыл төсләргә буялачак.
Фото: пресс-служба филиала РТРС «РТПЦ Республики Татарстан»
Нет комментариев