Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, республикада бозлавык була, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан кисәтүдә.
Һава температурасы төнлә 6 градустан 11 градуска кадәр салкын, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез бераз җылыта һәм -3, - 8 градус көтелә.
Республика синоптиклары элек 5 - 7 декабрьдә республика территориясендә Себердән антициклон керәчәген хәбәр иткән иде. Метеорологлар фаразлары буенча, температура нормага якын булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176543/
(Казан, “Татар-информ”). Бүген, 7 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, республикада бозлавык була, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан кисәтүдә.
Һава температурасы төнлә 6 градустан 11 градуска кадәр салкын, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез бераз җылыта һәм -3, - 8 градус көтелә.
Республика синоптиклары элек 5 - 7 декабрьдә республика территориясендә Себердән антициклон керәчәген хәбәр иткән иде. Метеорологлар фаразлары буенча, температура нормага якын булачак.
Фото: баш мөхәррир
Нет комментариев