Укучыбыз җылы язмаларыбыз өчен рәхмәт белдерде.
Редакциягә төрле гозер белән шалтыратучылар бик күп. Араларында ярдәм сораганнары да, ярдәм дә итмисез дип ачулану катыш рәнҗегәннәре дә була. Ә менә рәхмәт әйткәннәре күңелләргә аеруча якын.
Кичә шундый эчтәлектәге шалтырату кабул иттек. Куныр авылыннан даими укучыбыз Гөлсинә Гарипованың "Әнкәйләрнең яшен сорамыйлар" дигән язмасы өчен күз яшьләре аша рәхмәт укыды.
Үземнең дә күңелләрем нечкәрде, гәрчә әнием исән булса да. Хәер, әниләрнең яшен сорамаган кебек, ул һәрвакыт якын кеше булып кала бирә.
Нет комментариев