Һәркем җиргә үз бәхете белән туа. Кеше туып, акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен эзләргә чыга.
Язмамны хәрби хезмәтен үтәп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан Ришат Шакировка багышлыйм. Ришат үлгән... Моңа һич ышанасы килми... Ничек үлгән? Шушы һәм җавап таба алмаган башка, йөзләрчә сорау күңелемне борчый. Әле бит аңа бары тик 20 яшь иде. Ришат Шакиров кечкенәдән үк аралашучан һәм эшчән егет булып үсте. Әти-әнисе өчен бер генә малай иде ул. Аның бөтен гомере алда иде... Әмма язмышының канатлары сынды, күңеле яшәешнең матур мизгелләрен саклый алмады. Мөгаен, язмышы кыска булгандыр.
Ришат белән без бик дуслар идек. Аның һәрчак йөзендә нур бөркелде, һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле иде. Күңелендә гел яхшылык булды.
Без аны мәңге онытмабыз. Ришат! Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын!
Нет комментариев