Ватанпәрвәр шәхесебез Гарифҗан Галиевичны без беренче котладык
Төрлесе

Ватанпәрвәр шәхесебез Гарифҗан Галиевичны без беренче котладык

Чепья авылында яшәүче хөрмәткә лаек, районыбызның мактаулы гражданины, республикабызга билгеле ватанпәрвәр Галиев Гарифҗан Галиевич шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

Без, авылның китапханәчеләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Гарифҗан аганы бәйрәме белән котларга "Халыклар дуслыгы" музеена кердек. Олуг шәхеснең юбилеена багышланган экспозицияне карадык, яңалыклар белән таныштык, гапләшеп чәй өстәле артында утырдык. Гарифҗан Галиевич, без Сезнең белән горурланабыз, Сезнең хезмәтегез алдында баш иябез!

250

Нет комментариев