«Хыял» яшьләр үзәге районыбызның яшь гаиләләрен һөнәргә өйрәтә (+фото)
Төрлесе

«Хыял» яшьләр үзәге районыбызның яшь гаиләләрен һөнәргә өйрәтә (+фото)

«Хыял» яшьләр үзәгендә һөнәргә өйрәтү дәвам итә.

Чираттагы мастер-класс вакытында райондашларыбыз полимер балчыктан төрле эшләнмәләр ясау һәм агач җирлеккә яндырып рәсем төшерү серләренә төшенде.

- Очрашулар ноябрь һәм декабрь айларында да дәвам итәчәк, мастер-классларда катнашу өчен чыгымнар таләп ителми, теләге булган һәр яшь гаилә катнашып, үз хыялларын тормышка ашыра ала, - ди "Хыял" яшьләр үзәге белгечләре.


Нет комментариев