Яран гөле файдалы үстерми калма аны... (фото)
Төрлесе

Яран гөле файдалы үстерми калма аны... (фото)

Безнең илдә яранны бүлмә гөле буларак күптәннән үстерәләр. Шуңа да алар тәрәз төпләрендә еш күренә.

Элек-электән авыл өйләре тәрәзәләрен яран гөлләр бизәп торган. Әбиләребез аларны белми генә үстермәгәндер. Яран булганда, өйдә чиста һава саклана, тын алуы җиңеләя, һава хуш исле эфир майлары тарала. Ә эфир майлары организмдагы йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.
Яран гөлен йокы бүлмәләренә утырту бик уңышлы санала. Андый бүлмәдә бүлмәдә йоклавы рәхәт, җиңел була, чөнки алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора.
Интернеттан алынган мәгълъматларга карасак, яран матур булып чәчәк атып кына калмый, сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый икән бит.

250

Нет комментариев