Китапчыкка теләкләрен, фикерләрен яздылар.
26 июнь көнне – наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Балтач” ял паркында җәйге китапханә үз эшен дәвам итте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре флешмоб уздырдылар. Анда катнашучылар “Без наркоманиягә каршы!” дип аталган китапчыкка теләкләрен, фикерләрен яздылар. “Тропинка ведущая в бездну” исеме астында эшләгән китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.
Зилә Нургалиева.
Нет комментариев