«Безнең ишегалды” эшләр гөрли (+фото)
Труд

«Безнең ишегалды” эшләр гөрли (+фото)

«Безнең ишегалды» программасы буенча, бистәдә урнашкан күпкатлы йортларның ишегалларында ремонт эшләренә апрельнең тәүге көннәреннән диярлек старт бирелде.

Бүгенге көндә бистәбезнең Ленин урамы 17, 19, 82, Сабиров урамы 9, Таң урамы 2, 2А, Тынычлык урамы 20 нче йортлар адреслары буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара. Программа кысаларында хуҗалык корылмалары, гаражлар сүтелде, ишегалларының бер өлешенә таш җәелде. "МДСУ-1" районара юллар оешмасы хезмәткәрләре иртә баштан үз эшләрен намус белән башкаралар.

"Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларында юлларны, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны көйләү, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру планлаштырыла.

Чыганак


безнең ишегалды

Нет комментариев