Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Билгесез кешеләр мөселман зиратының капкасын җимергән

Бу зиратта шулай ук фронтовикларның, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләре бар

Хабаровскида билгесез кешеләр бүген мөселман зиратының капкасын җимергән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Меңләгән мөселманнар, нигездә татарлар һәм башкортлар җирләнгән 13нче секторда шәһәр зиратында беренче тапкыр коточкыч вандализм акты булган. Бу зиратта шулай ук фронтовикларның, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләре бар.

Узган гасыр уртасыннан Хабаровск мөселманнары анда үзләренең якыннарын җирләгән һәм беркайчан да бернинди проблемалар да килеп чыкмаган.

Вандаллар Коръән аятьләре язылган стендны ваткан. «Мөселман секторы 13» дип язылган капканы төбеннән йолкып алган, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев