Яшьләр янгыннан өлкән яшьтәге парны коткарганнар
Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны туктаталар. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән
Чаллы янындагы Мусабай бистәсендә очраклы үтеп баручы яшьләр өлкән яшьтәге ир белән хатын йоклый торган шәхси йортта янгын күргәннәр һәм ярдәмгә килгәннәр, бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.
Ут мунчадан чыккан, аннары торак йортка күчкән, дип яза Ватаным Татарстан. Бу вакытта хуҗалар — өлкән яшьтәге гаилә пары — инде йоклаганнар була. Әмма җирле яшь кешеләрнең уяулыгы һәм кискенлеге аркасында пенсионерларны уяту гына түгел, аларга документлар һәм кыйммәтле әйберләрне коткарырга ярдәм итү дә насыйп була.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны туктаталар. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев