Районыбызның бер авылында олы яшьтәге ир-ат суда батып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Районыбызның бер авылында олы яшьтәге ир-ат суда батып үлгән

Мөгаен, ир-ат ярдан салкын суга егылып төшкән һәм чыга алмаган, ә янәшәдә ярдәмгә килә алырлык беркем дә булмаган

Алан авылы буасында шаһитлар кеше гәүдәсен күреп алган. Килгән коткаручылар ярдан 3 метр ераклыкта 72 яшьлек ир-ат мәетен чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган, дип яза Татар-информ.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.

Мөгаен, ир-ат ярдан салкын суга егылып төшкән һәм чыга алмаган, ә янәшәдә ярдәмгә килә алырлык беркем дә булмаган.


Нет комментариев