Татарстанда бер атна эчендә янгыннарда 8 кеше һәлак булган
Газ приборларын караусыз калдырырга һәм җиһазларны яки янучан әйберләрне алар янына куярга ярамый
Татарстанда соңгы атнада, 4 майдан 10 майга кадәр, Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре тарафыннан 173 янгын сүндерелгән.
8 кеше һәлак булган. Тагын җиде кеше зыян күргән, дүрт кешене коткарганнар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы газ җиһазларының төзеклеген күзәтергә кирәклеген искә төшерә. Газ приборларын караусыз калдырырга һәм җиһазларны яки янучан әйберләрне алар янына куярга ярамый.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев