Татарстанда яшүсмернең үлеменнән соң җинаять эше кузгаттылар
Ачыкланганча, автомобиль фаҗига вакытында бушатуда торган
Татарстанда самокатта яшүсмер һәлак булганнан соң саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Аэросити-2» торак комплексында 15 яшьлек малай самокатта йөк автомобиле кузовындагы баганаларга очып кергән. Алган җәрәхәтләрдән ул һәлак була.
Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана. Ачыкланганча, автомобиль фаҗига вакытында бушатуда торган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев