Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ай саен унбер меңнән артык кешегә ярдәм итәләр

Районыбызның социаль яклауга мохтаҗ гражданнары дәүләт ярдәмен тоеп яши

Бүгенге көндә халыкны социаль яклау тармагында барлыгы 97 кеше эшли, шуның алтысы халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүне (акчалар, түләүләр җибәртүне, шифаханәләргә юлламалар, таныклыклар бирү, социаль килешүләр һәм башкалар) башкара, 91е социаль хезмәт күрсәтүче «Наз» үзәгендә хезмәт куя.

Районда социаль яклау өлкәсе белән кызыксынмаган кеше юктыр ул. Илебез халкы туу, үсү, картаю барышында төрле социаль ярдәмнәрне күреп яши. Шуңа күрә әлеге өлкә белән кызыксыну юк, дип әйтү ялгыш фикер. Эшләре дә гел бертөрле генә бармый, узган еллардан аерыла, нәрсә дә булса өстәлә барыбер.

Социаль яклау бүлеге билгеле бер социаль программалар нигезендә эшчәнлеген дәвам итә. Өйләргә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә менә «Өлкән кешене гаиләле итү», «Мобиль бригада», «Тернәкләндерү-тәрбия мәктәбе» сәламәтлекләре какшау сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ балаларны-физик мөмкинлекләре чикле зурларны, урын өстендә ятучыларны тәрбия кылырга өйрәтә. «Скандинавия адымнары», «Озак яшәүгә юл», «Өйдә бәйрәм» кебек программалар организмны ныгыта, яшәү көчен арттыра. Социаль хезмәткәрләр Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатларын өйгә барып тапшыруны дәвам итәләр, әлеге тәбрикнамәләр катлаулы вәзгыятьләргә дә карамый туктамады һәм моның шулай булуы юбиляр, тыл ветераны булган өлкән буынга карата хөрмәтнең саклануына күркәм бер сәбәп. «Өлкән буын» дигән проект белән беррәттән «Гаилә» дигән милли проект өстендә эшләү дә актуальлеген җуймый. 65 яшьтән узган өлкәннәрне махсус автомобильдә хастаханәгә диспансеризациягә алып баруны да оештыралар. Өлкәннәргә карата рәхимле мөнәсәбәтләр «Озак еллар актив яшәү» республика программасы кысаларында тормышка ашырыла, ул 2025 елда башланган булса, 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. 80 яшьтән узган ялгыз өлкәннәргә аерым караш, алар социаль хезмәткәр тәрбиясендә яши.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлекләре киңкырлы, — «Алга барам» технологиясе шәхескә психологик якын килү, заманадан калышмас өчен интернет киңлекләрендә эшләргә өйрәтү, финанс өлкәсендә грамоталы булу өчен «Цифрлы грамоталылык», начар гадәтләрдән саклануны пропагандалаучы «Сәламәт гаилә серләре» технологияләре белән бергә үрелеп алып барыла. «Өй шартларында микротернәкләндерү үзәге» проекты өстендә эшләү инвалид балалар тәрбияләүчеләргә рухи яктан да, материаль яктан да файдага гына. Бу юнәлештә алар күбрәк сәламәтлекләре какшау балалар һәм зурлар белән эшлиләр. Үз-үзләрен тотышларында тайпылышлары булган, авырдан аралашучы балалар белән «Файдалы хезмәт» программасы кысаларында «Ишегалды уеннары» хәйран отышлы. Шул ук вакытта ватанпәрвәрлек юнәлешен дә онытмыйлар. Балигъ булмаганнар белән «Без җиңүчеләрнең мирасчылары», «Батырлык дәресләре» кебек тематик кичәләр патриотизм хисләрен уята, тарихка, халкыбызның традицияләренә кызыксынуны арттыра. Балаларга «Әни сәгатьләре» дигән чара аеруча да ошый. «Һөнәрләр илендә» дигән махсус программа кешенең шәхси мөмкинлекләренә йогынты ясый, ул нинди дә булса сәләткә бәйле һөнәренә тартыла башлый.

«Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе социаль яклау бүлегенең куанычы-таянычы дисәк тә була, Ольга Гаврилова җитәкләгән әлеге бүлек районны гел данлап тора, чөнки бирегә республиканың төрле районнарыннан, калаларыннан киләләр һәм бер килгәне гел Балтачның "Наз«ын гына сайларга тырыша. Хезмәткәрләрнең ягымлы булуы, тернәкләндерү белән беррәттән технологик чараларның күплеге, тәмле ризык, татлы тел — ерактагыларны да үзенә җәлеп итә. Тернәкләндерү үзәге оешуга егерме ел булды инде. Әлеге уңайдан бүлекчәдә кечкенә генә бәйрәм чарасы да оештырып алынды. Бирегә оешкан вакытларны кабаттан искә алып яңарту өчен ветераннар да чаырылган иде, бик зур көчләр белән барлыкка килгән бүлекчәнең бүгенге көндә дә максатчан эшләвенә район җитәкчелеге дә битараф түгел, ремонт, ашату һәм башка мәсьәләләрдә һәрдаим ярдәмен күрсәтеп тора. Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, эшмәкәрләр бүлекчәне бер дә ташламыйлар, булышалар, яшәтергә тырышалар. Монда инде «Социаль туризм» да, «Курчак терапиясе», «Көзге терапиясе», «Мандалатерапия», «Виртуаль музей» дигән социаль программалар да барлыкка килгән, барысы да өлкән һәм дә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшырту, күңел халәтен үстерү, эчке киренкелекне бетерүгә корылган.

— Социаль яклау бүлеге аша 11 мең 400дән артык кешегә ай саен акчалата ярдәм китә, — ди Алсу Гатиятуллина. — Быелның апрель аена кадәрге булган эшчәнлеккә күз салсак, социаль килешү нигезендә 33 кешегә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелде, шуның 17се эшкә урнашу, берсе шәхси ярдәмчел хуҗалык буенча, 11е эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрде, үзмәшгуль булдылар, дүртесе башка эшкә урнашты; бюджет өлкәсенә караган 39 кешегә шифаханәгә сертификатлар бирелде; 100 таныклык тапшырдык, шуның арасында 97се күпбалалы әниләр, 3се хезмәт ветераны; 297 кешене тернәкләндерү курсларына җибәрдек, алар арсында балалар да, зурлар да бар. Юлламалар алырга гел исәпкә куя торабыз. «Ана даны», «Герой — Ана» исеменә документларны рәсмиләштерү дә безнең аша уза. Әле тагын картлар һәм балалар йортына урнаштырулар социаль яклау бүлегенә карый, шөкер, бездә андыйлар юк, районда өлкәннәрне тәрбия кылуны җайга салырга, балаларны туганнары үз канатлары астына алырга тырышалар.

Язманың дәвамы «Хезмәт» газетасында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәткәрләр көне