Кече Лызи авылы миллилекне онытмый яшәүче җирлекләрнең берсе.
Кече Лызи җирлегендә нинди генә чара узса да, милли киемнәрдән булган егет-кызлар кунакларны җыр-бию белән каршы ала. Елның-елында сайлауларны да зур оешканлык белән уздыралар биредә. Менә бүген дә 1087нче номерлы сайлау участогында көн дәвамында халык җырлары белән заманчалары да яңгырый. Авылның мәдәният җанлы егет-кызлары сайлауларга да милли киемнәрнән килгән.
- Сайланачак ил башлыгы безнең өметләрне аклар. Киләчәктә тормышларыбыз матур, бәхетле булыр дип ышанабыз. Шуңа да лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирдек, – диде алар.
Ольга Плотникова фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
Без имени
0
0
Да мы гордимся своей нацией. И хотим сохранить все свои традиции и обряды своим детям и внукам.