Бөрбашта язгы ташу зыянлаган күпер төзекләндерелде. Кемнәр төзәткән?
Җәмгыять

Бөрбашта язгы ташу зыянлаган күпер төзекләндерелде. Кемнәр төзәткән?

Бөрбашта күпер төзекләндерелгәнен социаль челтәрдән күргәч, шушы авылда яшәүче актив хәбәрчебездән мәгълүмат алырга булдык.

– Хәертдин күпере дип йөртелде ул моңарчы. Элек шуннан фермада, төзелештә эшләүчеләр йөрде. Вакытлар узып, ишелә башлагач, Мөхетдинов Тәбрис дигән егетебез, үзе цемент, ком алып кайтып, баш-башына таш өйдереп, өстен плитә белән эшләп куйган иде. 7-8 елга түзде, тик быелгы көчле ташу бер ягын бераз ашаган. Шул ук Тәбрис башлангычында, пгс, цементны ул алды, урам егетләре өр-яңа итеп ясап куйдылар, – дип хәбәр итте Вагыйз Гыйльмуллин.


Тәбрис Мөхетдинов фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев