Кайчандыр бу урамга тәүге тапкыр асфальт җәелгән
Асфальтны бик яхшы салдылар
Редакциябезгә Балтач бистәсендә яшәүче Билсур абый Гарипов керде.
— Начарны бик тиз күрәләр, яхшыны әйләнеп үтәләр, рәхмәт әйтергә кердем, — диде ул.
Нәрсә булган дип торам. Балтач бистәсенең Октябрьнең 70 еллыгы урамына яңа асфальт юл түшәлгән, шуңа газета аша рәхмәт җиткерәсе икән.
— Балтачта беренче асфальт җәелгән урам бу, — ди Билсур абый. — Инде тәмам тузып, бозылып беткән иде, менә быел яңа юл түшәделәр. Барлык урам халкы исеменнән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, җирлек башлыгы Илдар Габдрахмановка, эшләгән егетләргә, аларның хуҗаларына зур рәхмәт. Исән-имин яшәсеннәр, эшләре уң барсын. Бик рәхәт хәзер йөрергә. Асфальтны бик яхшы салдылар, халык канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев