Казанда «Иделкәем -Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларынң төбәкара фестивале узды.
“Иделкәем - Кариев варислары” фестивалендә Куныр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Фәнис Яруллинның "Ак яфрак"дигән тамашасын тәкьдим иттеләр (режиссерлары - сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов) һәм Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең Мактау таныклыгына ия булдылар.
“Иделкәем - Кариев варислары” фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев