Җәмгыять

Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды

Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда «XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау» дигән темага үткәрелә

Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.

«Форумга әзерләнгәндә без әлеге чараны оештырган коллегалар белән бүген ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы барлыкка килүе хакында сөйләштек. Минем уйлавымча, форум кысаларында ата-аналар темасына җентекләбрәк тукталырга һәм моңа зур игътибар бирергә кирәк», - диде ТР вице-премьеры.

Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда «XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау» дигән темага үткәрелә.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев