Әмиребез - стипендиат. Котлыйбыз! (+фото)
Җәмгыять

Әмиребез - стипендиат. Котлыйбыз! (+фото)

"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале җиңүчесе Исрафилов Әмиргә дәүләт стипендиясе тапшырылды.

Казанда «Созвездие – Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Җиңүчеләргә һәм гран-при ияләренә бүләкләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Стипендиатлар арасында Балтач егете Әмир Исрафилов та бар. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев