Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте.
Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде. Алар арасында райондашларыбыз Пыжмара авылыннан Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсе дә бар.

Хәбир Мөхәрләмов – атказанган механизатор, 38 ел тракторда-комбайнда, тормыш иптәше Алсу – “Ел хатын-кызы” Республика конкурсында җиңүче.

Мөхәрләмовлар 15 бала тәрбияләп үстерә: 9 малай, 6 кыз. Хәзер 6 килен, кияү, 10 онык та бар! Балалары кайсы эшмәкәр, кайсы янгын сүндерүче, кайсы шәфкать туташы. Яннарында хәзер 3 сабыйлары, калганнары – Казанда, Балтачта инде үз гаиләләрен корып яшиләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев