Норма укучылары батыр якташлары белән очрашты (+фото)
Җәмгыять

Норма укучылары батыр якташлары белән очрашты (+фото)

Укучылар солдатларга җиңү яулап, исән — сау кайтып, яңадан очрашуны теләп калдылар

Укучыларыбыз сугышта катнашкан якташларыбыз белән даими очрашып тора. 

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан, үзебезнең мәктәпне тәмамлаган якташыбыз Асанов Газинур Тәлгать улы белән очрашуны да бик җылы кабул иттеләр. 

Газинур балаларны кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар бирде. Укучылар солдатларга дип үз куллары белән язган хатларын тапшырдылар, җиңү яулап, исән — сау кайтып, яңадан очрашуны теләп калдылар — дип хәбәр итәләр Норма мәктәбеннән.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


якташларыбыз батыр

Нет комментариев