Рөстәм Миңнеханов Рәмзия һәм Илшат Гыйльметдиновлар гаиләсен телгә алды (+фото)
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Рәмзия һәм Илшат Гыйльметдиновлар гаиләсен телгә алды (+фото)

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында районыбыздан чакырылган вәкилләр белән берлектә районыбызның күпбалалы иң яшь гаиләсе - Бөрбаш авылыннан дүрт балалы - Рәмзия һәм Илшат Гыйльметдиновлар да катнашты. Килен кешегә әле нибары 25 яшь кенә. 

Рөстәм Миңнеханов күркәм яшь гаиләне еллык юлламасында телгә алды , утырышта катнашучыларны алар белән таныштырып үтте. 
«Дулкынландыргыч минутлар кичердек бүген”,- ди гаилә башлыгы Илшат. - Искиткеч матур залда Рөстәм Миңнеханов исем-фамилиябезне әйтүгә, утырган җиребездән торып, тулы залга күрендек. Республика җитәкчелегенең яшь гаиләләрне хөрмәтләве өчен зур рәхмәт.”

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев