СМУ тротуарлы булды яки Балтач юлчылары бәйрәмдә дә эшли (+фото)
Җәмгыять

СМУ тротуарлы булды яки Балтач юлчылары бәйрәмдә дә эшли (+фото)

Балтач бистәсендә тротуарлар салу, юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Юлчылар хәттә һөнәри бәйрәмнәрен дә эштә уздыра.

Шушы көннәрдә Төзүчеләр микрорайонында да тротуар салу эшенә керештеләр.
- Биредә бик сазлыклы урыннар бар. Шуңа да тротуарның яңасы элеккеге урыннан түгел, ә олы юл кырыннан узачак, - диде бригада мастеры Нияз Хәбибуллин.

Әлеге эшләрне башкарган "МДСУ-1" оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек, үзләренә сәламәтлек телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев