Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Альбина Фазлыевадан кәбестә тозлауның бер ысулы

Кәбестәне кухня комбайнында вак­лап туратам, кишерне ярымбоҗралап, сарымсакны вак итеп турыйм.

Тозлау өчен кирәк: 2 кг кәбестә, 2-3 кишер, 3-4 тырнак сарымсак, укроп орлыгы.

Тозлыкка: 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне кухня комбайнында вак­лап туратам, кишерне ярымбоҗралап, сарымсакны вак итеп турыйм. Укроп орлыгы сибеп, барысын бергә болгатам да өстенә кайнар тозлык агызам. Суынгач, суыткычка куям.

Икенче көнгә үк ашарга да була. Гадәттә, 2-3 ай сак­лана. Табынга куйганда, суын сөзеп, көнбагыш мае белән (бер аш тәлинкәсе кәбестәгә 2-3 аш кашыгы май) болгатып куярга кирәк.



Альбина Фазлыева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев