Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Алмадан мармелад ясыйбызмы?

Каеп алып ашарлык, үтә күренмәле, искиткеч хуш исле, тәмле һәм бииик матур була!

1 чиләк алманы юабыз һәм шул килеш чистартмый гына 1 литр су салып пешерәбез. Алмагызга карагыз вакытын, алар пешеп таралырга, изелеп китәргә тиеш. Йомшак булса ярты сәг тирәсе пешә. Друшлагка марля куеп, шунда пешкән массаны - пюрены салабыз һэм суы аксын өчен элеп куябыз. 1 сутка эленгән килеш суы аерым савытка агып утыра.
Икенче көнне барлыкка килгән алма согын үлчибез. 1 литр сокка 1 кг 200 г исәбеннән песок алабыз. Башта шунын яртысын сокка салып болгатабыз. Газга куеп кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут пешерәбез. Утны сүндереп калган яртысын кушып яхшылап болгатабыз. Бик тиз мармелад хәленә килә.
Каеп алып ашарлык, үтә күренмәле, искиткеч хуш исле, тәмле һәм бииик матур була!



Зульфия Хайруллина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев