Балан пирогы
Алма кушып ясаганда тәмлерәк була.
Камыр өчен: 1 стакан җылы су, 0,5 стакан үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 2,5 стакан он.
Эчлек өчен: 300 г балан, 2 алма яки 3-4 аш кашыгы алма кайнатмасы, 4-5 аш кашыгы манный ярмасы, 5-6 аш кашыгы шикәр комы.
Баланны яхшылап юып (алдан пешермим), туралган алма, манный ярмасы кушып болгатырга. Камыр басып, җылы урында кабартырга. Аннан ике өлешкә бүләргә. Зуррак җәемне табага тигезләп салырга, шикәр комы сибәргә, эчлекне салгач, кабат шикәр комы сибәргә. Икенче җәем белән каплап, кырыйларын бөгәргә.
Пирог 190 градуслы кызулыктагы духовкада 40-45 минут пешә.
Гөлшат ХИСМӘТУЛЛИНА,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев