Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бәрәңге пәрәмәче рецепты

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайнанасының бәрәңге пәрәмәче рецепты белән уртаклаша.

Эчлек өчен бәрәңге боламыгы әзерләргә. Аны һәркем үзенчә ясый ала, тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин.

Камыр өчен: 30 грамм атланмай, 50 мл кайнар су, 50 мл сөт (ярты чәшкә), 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 0,5 чәй кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы майонез, 4-5 чәшкә он.

Барлык ингредиентларны кушып, йомшак камыр басарга. Вак җәймәләргә әзер эчлекне салырга, пәрәмәчләр ясарга.

Аннары табаны майларга, пәрәмәчләрне тезәргә. Духовкада 200 градуста 30 минут пешерергә. Кызарып пешкән пәрәмәчләрне эретелгән атланмай белән майларга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәрңге