Эре помидорларны тозлау
Искәрмә: 1,5 литр суга 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз салып рассол ясала (бу 3 литрлы 3 банкага җитә, помидорны тутыру тыгызлыгына карап аз гына су өстәргә туры килергә мөмкин).
Тозлау тәртибе:
3 литрлы банканың төбен тулысынча (тулганчы) сарымсак белән тутырабыз. Эре помидорларны урталай ярып, банка тулганчы салабыз. Өстенә кайнар рассолны коеп, 15 минут капкачын япмаган көе стерильләштерәсең, 1-2 кашык уксус салып ябасың. (Мин дә сезнең кебек помидорлар пешмиме икән дип курыккан идем, тик алар тыгыз көе саклана һәм бик тәмле була.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев