Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөлчәчәк Фәтхулова: Ит бәлеше өчен миннән өч төрле рецепт!

Ит бәлеше пешерергә яратасызмы?.. Менә Сезгә 3 төрле рецепт.

Үзегезнекен коментариеда калдырыгыз ❤?

1. #Бәлеш. Ит бәлеше.
Рецепты гади.Камыр өчен: 200мл кайнап торган су, 100мл сыек май (чистартылмаган), 1чәй калагы тигезләп тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, он. Эчлек өчен: сыер ите, бәрәңге, суган, тоз - борыч, пешеп чыгар алдыннан эчлеккә салырга ит шулпасы. Бәлешнең йөзе килгәч, фольга белән каплап пешереп бетерәбез. Тәмле булсын!

2. Бәлеш.
Бертигез күләмдә үсемлек мае, кибет каймагы, бүлмә температурасындагы су,ике аш кашыгы майонез, бер чәй калагы тоз, бер чеметем чәй содасы, бер чеметем шикәр комы, он салып бәлеш камыры басабыз. Камыр ял иткән арада бәрәңгене, сыер итен, суганны шакмаклап турыйбыз,тоз, борыч салырга онытмыйбыз. Бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз. Бәлешебез кызарып, йомшак булып пешсен дисәк, бәлешебезнең йөзе килгәч фольга ябып пешереп бетерәбез. Пешеп чыгар алдыннан кайнар шулпа өстәргә онытмыйбыз. Табыныбыз түрендә халкыбызның милли ашлары ешрак кунак булсын!

3. Бәлеш.
Бәлеш камырын болайрак ясадым. 150 мл эретелгән акмай, 150 мл җылымса кайнаган су, ярты чәй калагы чәй содасы, бер чеметем тоз, он салып камыр бастым. Камырның өстен каплап 10 минут ял иттердем.Шул вакытта бәлеш эчлеге эзерләдем. Туралган сыер ите, бәрәңге, суган, тоз,борыч.Бәлешеме ясап кайнар мичкә куйдым. Өсте кызаргач фольга белән каплап пешереп бетердем. Тәмле инде!)

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.
#ГөлчәчәкФәтхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Эчлекне нинди пропорцияда сала сын язсагыз тагында эйбэт булыр иде

    Теги: ит бәлеше аш-су бүлмәсендә