Ифтарга мич коймагы
Аш-су бүлмәсе

Ифтарга мич коймагы

Коймак пешерү өчен грильле духовка кирәк.

Өчтән бер өлеш 100 граммлы "Люкс" чүпрәсе, 800 грамм су, 100 грамм сөт (яки 500 грамм су, 500 грамм сөт), 2 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, он.

Куе итеп камыр ясыйбыз. Камыр кабаргач, газ өстендә башта коймакның астын пешереп алабыз, аннан соң грильдә өстен пешерәбез.

Тәмле булсын!

Автор фотосы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев