Кәбестә белән йомыркадан пирог
Аш-су бүлмәсе

Кәбестә белән йомыркадан пирог

Ашларыгыз тәмле булсын

Бер савытка:
🔹2 стакан жылы сөт
🔹2 аш кашыгы шикәр комы(песок)
🔹50 гр. чи чупрә салып кабартырга куябыз.
Икенче савытка:
🔹1 стакан сыек май
🔹2 чәй калагы тоз
🔹2 чәй калагы бәрәңге крахмалы
🔹2 йомырканы кушып болгатасы да беренче савыттагы массага кушасы хэм он салып камыр басасы. Минем 🔹800 гр. он китте.Әзер камырны 40 минутка куеп суыткычта кабартасы.
Эчлек:
🔹Кәбестәне турап сыер маенда, тәменчә тоз сибеп кыздырып-пешекләп алдым.
Камырдан җәймә җәеп табага салгач, башта кәбестәне җәйдем һәм өстенә күп итеп йомырка кырдым. Йомырка өстенә әз генә тоз сибеп җибәрдем.
 

Кадрия Ишмурзина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев