Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кичке ашка бергәләп кабак ашы пешерик

Табынга укроп сибеп, сохари белән бирергә.

Кирәк булачак: 400 г кабак, 2 бәрәңге, 1әр суган, помидор, 1-2 тырнак сарымсак, 200 мл 10 %лы сөт өсте, 20 г чамасы атланмай.
Вак итеп туралган суганны калын төпле кәстрүлдә атланмайда кыздырырга. Бәрәңге, кабакны — шакмаклап, кабыгын чистартып, помидорны турарга. Кыздырылган суган өстенә яшелчәләр, тәмләткечләр (киптерелгән базилик өстим), 1,5 стакан су салып болгатырга.
Пешкән яшелчәләрне блендер белән издерергә. Тәменчә тоз, сөт өсте, угычтан уылган сарымсак өстәргә һәм 1-2 минут кайнатырга. Табынга укроп сибеп, сохари белән бирергә.


Айгөл МУЛЛАГАЛИЕВА,

Бөрбаш авылы

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев