Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кишер кайнатмасы, карбыз кайнатмасы...

Никадәр тиз кайнатсаң, шулкадәр тәмлерәк була, варенье кайнап җи­тәрәк утны сү­рән­рәк итсәң дә ярый.

Чия вареньесы

Юып, төшен алгач, шикәр комы белән аралаштырып, эмаль савытка салалар. 2-3 сәгатьтән соң аз гына су салып болгата­лар, шикәр комы эреп бет­кәнче сүрән утка куялар. Аннары утны көчәйтеп, тиз генә кайнатып алалар да суыталар, тагын бераз кайнаталар, күбеген җыеп алалар. 1 кг чиягә 1-2 кг шикәр комы.

Кишер вареньесы

Моның өчен баллырак кишер алалар. Чистартып югач, бер бар­мак калынлыгында шак­маклап турыйлар, иләккә бушатып, тиз генә кайнар су белән пешекләп алалар. әзер сиропка салып пешерәләр.

1,4 кг шикәр комына 0,5-0,6 литр су салып, татлы сироп кайнаталар да, яртысына алдан әзерләнгән кишерне салып, 5-6 минут кайнаткач, 8-10 сәгать тоталар. Аннары калган татлыны элегрәк кайнаткан кишергә өстәп, вареньены өлгертәләр. Кайнар килеш пыяла савыт­ларга тутыралар. 1 кг кишергә 1,4 кг шикәр комы.

Алма вареньесы

Алманың кабыгын әрчеп алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калын­лы­гында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм вареньеның төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салган кайнар суда тоталар. Аннары алманы кайнап торган әзер сиропка салып, акрын гына кайнаталар, алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин.

Алма 5-6 минут кайнаганнан соң, уттан алып суы­талар, алма кисәкләре сары гәрәбә кебек үтә кү­рен­мәле булганчы шулай суытып, 5әр минут кайнаталар. Алма кисәкләре өзелмәскә, сиробы куе булырга тиеш. 1 кг алмага, 1,5-2 стакан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы.

 

Карбыз вареньесы

Варенье өчен карбызның кабык янындагы саргылт-ак өлешен файдаланалар. Карбызны телемнәргә бүлгәч, сулы кызыл эчен кисеп алып куялар. Кабыгын юка гына әрчеп, саргылт-ак өлешен урман чикләвеге кадәр шакмаклап турыйлар 2-3 минут суда кайнаталар. Йомшара башлагач, иләк аша сөзә­ләр. Бу вакытта аның ачы тәме бетә, татлы сыекча да карбызга әйбәт сеңә.

Аннары аерым савытта шикәр комы кайнаталар, Куерып җиткәч, аңа сөзелгән карбызны өстәп, тагын тиз генә кайнатып алалар.

Варенье кайнагында лимон яки лимон кислотасы салсаң, тагын да әйбәтрәк була. әзер вареньены кайнар килеш пыяла савыт­ларга тутырып куялар.

Карбыз исе һәм тәме күбрәк килсен өчен, бераз гына карбызның төшсез кы­зыл эчен дә салырга мөмкин. 1 кг карбыз кабы­гына 1,5 кг шикәр комы.

Лимон вареньесы

Юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар, юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.

Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар. Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.

Кайнар килеш банкаларга тутыралар. 1 кг әзер лимонга 750 г шикәр комы, су — кирәгенчә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев