Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Көнбагыш салаты

Резедә апа Хөсәеновадан бик тәмле һәм туклыклы салат рецепты.

✅Пешкән тавык ите - 250 г,
✅гөмбә -200 г,
✅сыр - 150 г,
✅пешкән йомырка. - 3 данә,
✅төшсез зәйтүн җимеше - 100 г,
✅майонез - 200 г,
✅кипкән бәрәңге (чипсы Pringles)- 1 кап.

Эш барышы:
Тавык итен ваклап турыйбыз. Гөмбәне токмачлап турап майлы табада кыздырабыз.Сырны вак, йомырканың агын эре угычтан уып сарысын аерып калдырабыз. Зәйтүн җимешләрен дүрткә бүләбез.

Иң аска тавык итен җәеп, каты итеп басмыйча гына майонез сылыйбыз, аннары гөмбә һәм майонез, уылган йомырка, аның өстенә сыр һәм майонез сылыйбыз, нәкъ уртасына вак угычтан йомырка сарысын уабыз һәм зәйтүн җимешләрен тезеп суыткычка куябыз.

Табынга чыгарганда кипкән бәрәңгене көнбагыш таҗы кебек тезәбез.

Тәмле булсын!!!

Автор: Розалия Кильметова ❤??

ТАТАР АШЛАРЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт Көнбагыш салаты