Кошман юкасы пешерү ЫСУЛЫ
Аш-су бүлмәсе

Кошман юкасы пешерү ЫСУЛЫ

Юка – мич ризыгы ул.

Кирәк: 1 л сөт, 8 йомырка, 1 кашык майонез, 1 уч шикәр комы, 1 кашык тоз, 1 стакан (250 г) сыек май, 1 кап чүпрә, кашык очы белән сода.

Камыр әзерләп, бүлеп, кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз. Аларны җәябез. Майланган табага шуларны салабыз, утка куябыз. Мичтә пешерсәгез тәмлерәк була. Юка – мич ризыгы ул. Духовкада да тәмле чыга. Мичтә чакта, табаны әйләндереп торырга кирәк. 8 минутта юкалар пешеп чыга. Аларны зур куна тактасына тезә торырга кирәк. Тик өсте-өстенә кую һич кенә дә дөрес түгел! Һәр юка аерым-аерым ятарга тиеш.

https://vatantat.ru/2021/04/52597/

Фото: https://vatantat.ru/2021/04/52597/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мич ризыгы Юкә

Нет комментариев